ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Мәдәният

Әтнә театры 40 елдан соң үзенең иң танылган спектакльләренең берсен яңартты

21 октябрь 2017, 11:29 , Фото: Рамиль Гали

Әтнә театры 40 елдан соң үзенең иң танылган спектакльләренең берсен яңартты Театр кичә 100 нче юбилей сезонын Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” пьесасы буенча куелган спектакль белән ачты.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең 100 нче юбилей сезонын кичә Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” пьесасы буенча куелган спектакль белән ачты. Режиссеры – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев. Композиторы - Марат Әхмәтшин. Рәссамы – Сергей Скоморохов.

Премьера ике көн – 20 һәм 21 октябрь көннәренә билгеләнгән иде. Аның беренче көне аншлаг белән узды, икенче көненә дә билетлар сатылып беткән. Премьераны тамаша кылырга Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов, яшь режиссер Олег Кинҗәгулов, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, “Идел-йорт” халык театрлары фестивале башкарма директоры Гафур Каюмов, шулай ук “Татар-информ” хәбәрчеләре дә килгән иде.

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев “Туган-туфрак” спектакленең театр тарихы өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген әйтте. “Ул легендар татар театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның Әтнәгә беренче килүе белән бәйле. Гомәр абый аны Әтнәгә алып килгән һәм Марсель Сәлимҗанов бу спектакльне чыгаруда катнашкан. Бу җитмешенче еллар башы булган, - диде Рамил Фазлыев. - Камал театры белән Әтнә театрының дуслыгы шуннан башланган. Бу спектакльне яңартырга алынуыбыз юкка түгел. Алар аның белән конкурсларда катнашканнар”.

Әтнә татар дәүләт театры Әтнә халык театры репертуарындагы дүртенче спектакльне яңарта. Болар – Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”, Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”, Хәй Вахитның “Ике килен килендәш"е.

Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” әсәре сугыштан соңгы еллардагы татар авылын сурәтли. Режиссер вакыйгаларны "мәхәббәт өчпочмагы" тирәсендә кора. Төп рольдә – театрның “примасы” – Гүзәл Гафарова, аның ире Арсланны Айдар Вәлиев уйный, ә яшьлек мәхәббәте Игорь образын Фаяз Хөсәенов гәүдәләндерә. Тискәре образ – Күркә Сөләйман ролендә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Хәбибуллин.

Тамашачы артистларны бик озак сәхнәдән чыгармыйча алкышлады. Озак еллар халык театрын җитәкләгән данлыклы халык театры режиссеры - заманында бу пьесаны сәхнәгә чыгарган Гомәр Мәрданов та сәхнәгә чыгып, артистларны котлады. Театр директоры Ленур Зәйнуллин тамашачыны һәм артистларны яңа театр сезоны ачылу һәм премьера белән котлады. Әлеге сезонның театрның 100 нче сезоны булуын ассызыклап үтте.

Алга таба Рамил Фазлыев Галиәсгар Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясен куярга планлаштыра.

"Туган-туфрак" драмасы турында тулырак итеп "Интертат" электрон газетасында укый аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр