ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Мәдәният

Танылган музыкаль трио Шүрәле турында көзге триллер төшергән - видео

21 октябрь 2017, 11:04

Танылган музыкаль трио Шүрәле турында көзге триллер төшергән - видео Jukebox Trio төркеме татар телен өйрәтү видеодәресләре сериясен башлап җибәрде – 10 көн дәвамында татар теле өйрәтергә вәгъдә бирәләр.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Jukebox Trio музыкаль триосының татар телен өйрәтү буенча өченче видеодәресе триллер рәвешендә башланып китә.

Искәртеп узабыз, Jukebox Trio егетләре татар теле өйрәтү видеодәресләре сериясен башлап җибәрделәр – алар социаль челтәрдәге рәсми битләрендә 10 көн дәвамында татар теле өйрәтергә вәгъдә бирәләр. Акция музыкаль төркемнең Казан концерты уңаеннан оештырыла. Jukebox Trio — акапелло триосы, егетләр «стрит-бит а капелла» (а капелла белән битбоксның берләштерелүе) шәхси стильләрендә чыгыш ясыйлар. Jukebox Trio төркеме Владимир (лид-вокал) һәм Илья (битбокс, вокал) Ивановлар, Гарри Краулистан (бас, вокал) тора.

Видеоклип калкулыкта арты белән басып торган өч егет силуэты белән башланып китә. Көзге яфраклар түшәлгән җирдән кемдер аларга таба атлап килә. Каядыр этләр өргән тавыш ишетелә. Кинәт егетләр камерага таба борылалар да... “И туган тел, и матур тел” дип җырлап җибәрәләр.

Видеоклип алга таба мини-дәрес рәвешендә дәвам итә – егетләр үзләре белән таныштырганнан соң өченче дәрес герое - Шүрәле турында кыскача мәгълүмат бирәләр. Аның Тукай әкияте персонажы икәнлеген һәм кытыклау осталыгына ия булуын ассызыклыйлар.

Аннары егетләр тагын бер кат “И туган тел”не җырлыйлар. Ә аяк тавышы һаман ишетелә. Этләр һаман өрә. Видеоклипта Шүрәле үзе күренми.

Шунысы да игътибарга лаек, Jukebox Trio төркеменең социаль челтәрдәге битенең 40 меңгә якын язылучысы бар. Музыкаль төркем ун көн дәвамында аларга татарча сүзләр өйрәтәчәк һәм татарча җырлаячак. Өч көн эчендә өчпочмак, матур(ка) һәм Шүрәле сүзләре өйрәнелде. “Ком бураны”, “Әпипә” һәм “Туган тел” җырлары башкарылды. “Татар-информ” егетләрнең татар теле өйрәнү дәресләрен күзәтеп бара.

Мәгълүмат өчен. Танылган Jukebox Trio төркеме вокалистлары Владимир һәм Илья Ивановларның Казан егетләре булуы һәм бу төркемнең, аларны Алла Пугачева күреп алганчы Казанда оешып, Казанда эшли башлавы билгеле. “Татар-информ” Jukebox Trio төркеме солистлары Владимир һәм Илья Ивановларның татар егетләре булуларын да язган иде. Владимир һәм Илья Ивановлар – гомере буе Сахалин рус дәүләт театрында эшлгән татар актрисасы, Россиянең атказанган артисты Гөлшат Байбиченко-Юнысованың оныклары, кызы Гөлнарның уллары. Гөлшат Байбиченко-Юнысова Качалов театры каршындагы татар театр студиясендә күренекле татар артистлары Наилә Гәрәева, Ирек Баһмановлар белән бергә укыган. Соңыннан язмыш аны Сахалин театрына китергән. Гөлшат ханым хәзер Казанда яши.

“Татар-информ” Jukebox Trio музыкаль төркеменең быел “Үзгәреш җиле” фестивалендә татарча җырлаячаклары хакында да хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр