ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

Теләчедә үзара салым акчасын максатчан кулланалар

21 октябрь 2017, 19:00

Теләчедә үзара салым акчасын максатчан кулланалар Кече Кибәхуҗа авылы җирлегендә 2017 елда халыктан үзара салым акчасы 250 сум исәбеннән 106 мең 750 сум җыелган.

(Теләче, 21 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова) Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә Кече Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа, Казаклар авыллары керә. Әлеге авыл җирлеген 3 елын шушы туфракта туып үскән Ирек Заһидуллин җитәкли. Җирлектә 525 кеше яши, 158 хуҗалык исәпләнә. Мәктәп яшендәге 47 бала бар. Алар Кече Кибәхуҗа төп һәм Теләче урта мәктәпләренә йөреп, белем ала. Пенсионерларның саны 134, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.


2017 елда җирлектә халыктан үзара салым акчасы 250 сум исәбеннән 106 мең 750 сум җыелган. Дәүләттән 427 мең сум килгән. Һәр авылда халык белән фикерләшеп , урындагы депутатлар белән сөйләшеп, тәҗел мәсьәләләрне барлап куйганнар. Кече Кибәхуҗа авылында зират биләмәсен тимер сетка белән әйләндереп бетерү өчен 48 мең 750 сум акча тотылган. Шунысын да әйтергә кирәк, 410 метрлы коймасын яңарту өчен 4 ел вакыт киткән. Авыл халкына бу эшне өмә белән башкарган. Әлеге авылда быел хөкүмәт программсы нигезендә бишенче электр линиясе чыбыгы сузылган. энергия саклаучы 5 яктырткыч дәүләт программасы нигезендә, 2се үзара салым акчасына урнаштырылган. Шунысы игътибарга лаек, урам утлары хәзер озаграк януга, яктырткычлар саны артуга һәм яктыртыла торган территория киңәюгә карамастан, энергия саклый торган яктырткычлар электр энергиясен кимрәк тоту мөмкинлеге биргән. Җирлектә 2016 елда тугыз айга 17324 киловатт электр энергиясе тотылса, быел әлеге күрсәткеч 13302 киловаттны гына тәшкил итә. Саннардан күренгәнчә, 9 ай эчендә 4 мең киловатт электр энергиясе экономияләнгән.

Олы Кибәхуҗа авылы халкы суны чишмәдән эчә. Башка җирдәге кебек су өчен дә акча түләми. Санитария таләпләренә туры китерү максатыннан, чишмә янын 77,5 метр койма белән әйләндереп алуга керешкәннәр. Әлеге эшне башлап җибәрү өчен 125 мең сум үзара салым акчасы тотылган. Киләсе елда бу эш дәвам итәчәк. Авыл юлларын яхшырту максатыннан 140 тонна вак таш җәелгән. Мәктәп, Зур урамнарында яшәүчеләр моңа аеруча куанып бетә алмый.

Казаклар авылы халкы суны “Әҗекә” чишмәсеннән эчә. Авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына чишмә биләмәсенең 31 метрын койма белән әйләндереп алырга, электр чыбыкларын яңартуга тотылган. Бу эшләрне башкару өчен 70 мең сум акча киткән. Киләсе елгы үзара салым акчасына чишмә биләмәсе тимер сетка белән әйләндереп алынып бетәчәк. “Әҗекә” чишмәсе танымаслык булып үзгәргән. Челтәрәп агучы чишмә өйле дә булган. Алдагы еллардагы үзара салым акчасына Тау өсте урамы халкы да чишмә суына тиенгән. Авылның Тау асты урамына, тыкрыкларга 105 тонна вак таш җәелгән. Шулай ук, дәүләт программасы ярдәмендә 100 метрга бишенче электр линиясе сузылып 9 энергия саклаучы яктырткыч, тагын 3е үзара салым акчасына урнаштырылган, диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр