ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Авыл

Теләчедә көнбагыш уңышын җыялар

21 октябрь 2017, 05:00

Теләчедә көнбагыш уңышын җыялар “Теләче Агро”ның Муса Җәлил бүлекчәсе көнбагыш культурасын быел беренче тапкыр чәчкән.

(Теләче, 20 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Быел көнбагыш районда 981 гектарда чәчелде. Аның күпчелек мәйданы “Теләче Агро” ширкәтенә туры килә. Шулай ук елның елында “Игенче” ширкәте дә көнбагыштан мул уңыш ала. Быел әлеге ширкәттә көнбагыш культурасы 79 гектар мәйданда иде. “Теләче Агро” оешмасының Сауш бүлекчәсендә 238гектар, Чулпанда 167 гектар, Айдарда 295 һәм Иске Җөри бүлекчәсендә 202 гектар мәйданда көнбагыш игелде. Быел хуҗалыклар көнбагышның “Гибрид”, “Авангарад” сортларын сайлады, бүген кырларда игенчеләр аның уңышын җыя дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

“Теләче Агро”ның Муса Җәлил бүлекчәсе көнбагыш культурасын быел беренче тапкыр чәчкән. Бүлекчәнең баш агрономы Илгиз Дәүләтшит әйтүенчә, көнбагыш үстерү буенча быел тәҗрибәне байтак туплаганнар.

- 9 май көнне МТЗ -82 тракторы белән Фәнил Мәхмүтшин, Нияз Тимербаевлар көнбагыш чәчүгә кереште. Әлеге эшне алдынгы механизаторлар биш көн эчендә җиренә җиткереп башкарып чыкты. Бер тапкыр рәт араларын эшкәрттек. Башта көнбагыш арасында бер чүп тә булмады. Соңыннан, азрак чүп үләннәре дә баш калкытты. Шуңа күрә, алдагы елда чүпкә каршы көрәшкә аеруча игътибар бирәчәкбез. Көнбагыш орлыгының өлгерүен тизләтү өчен махсус препаратлар кулланылды. Аны вертолет ярдәмендә сиптердек. Уңыш та начар түгел. Бер гектарыннан 19 центнер чыга.

Башка культураларга караганда көнбагышка сорау зур. Бәясе дә кыйммәтрәк. Бүгенге көндә Казанның “Мил агро” оешмасы бер кат эшкәртелгән көнбагышны килешү нигезендә үзләре алып китә. Көнбагышның килосын югары бәядән алып китүләрен исәпләгәндә, “Теләче Агро” ширкәте кассасына әлеге культура байтак табыш китерә дигән сүз.

Без барганда Муса Җәлил бүлекчәсенең көнбагыш культурасын “Теләче Агро” ширкәте комбайнчылары Фәргать Исмәгыйлов белән Васил Вагизовлар “Полесье “ комбайннарында

суктыралар иде. “Ел саен кукрузны җыеп ала идек, көнбагыш быел беренче тапкыр эшлибез. Җайлаштык, һава торышы булса, эшлибез, комбайннар гына ватылып китмәсен, күңел тынычлыгы, сәламәтлек булса, барысына да ирешеп була”,- ди урак алдынгылары.

Гомумән, “Теләче Агро” ширкәте басуларында көнбагыш җыюда 5 комбайны катнаша. Көнбагышны югалтуларсыз җыю өчен махсус ургыч (жатка) сатып алганнар. Ә, дүрт комбайнга ургычларны шуңа ошатып җайлаштырганнар.

“Теләче Агро” ширкәте баш агрономы, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Габдулла Заһидуллин әйтүенчә, көнбагыш культурасын алдагы елларда да игәргә планлаштыралар. “Көнбагыш үстерү буенча тәҗрибәбез юк иде. Китаплардан укып, башкаларның тәҗрибәсенә таянып эшләдек. Икенче елга җиңелрәк булачак, чөнки эшнең тәртибен яхшы өйрәндек. Көнгә 50 гектар көнбагышны җыеп алырга дип үз алдыбызга максат куйдык”,- ди ул, диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр