ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Спорт

Питрәчлеләр Артур һәм Сергей – Татарстан чемпионнары

21 октябрь 2017, 08:00

Питрәчлеләр Артур һәм Сергей – Татарстан чемпионнары Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армспорт буенча Татарстан чемпионаты булып узды.

(Питрәч, 21 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Илшат Гайсаров). Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армспорт буенча Татарстан чемпионаты булып узды. Безнең район җыелма командасы (тренер Сергей Блохин) гомуми команда зачетында, бары тик шәһәр командаларын гына уздырып, дүртенче урынны алды, дип яза җирле басма.

Беренче урында Чистай, икенчедә – Түбән Кама, һәм өченчедә – Яр Чаллы.

Республика җиңүчеләре булып, үз авырлык категорияләрендә Артур Макаров (ул шулай ук ярышларның абсолют чемпионы) һәм Сергей Блохин саналды.

Сергей инде ун ел дәвамында ярышларда катнашмаган һәм менә шундый уңышка ирешкән.

Исегезгә төшерәбез, ул ике тапкыр дөнья чемпионы булды.

Тагын бер питрәчле Антон Фирсов өченче урын алып, Чистайдан бронза медаль белән кайтты. Дмитрий Дудкинга призлы урынга эләгер өчен аз гына калды, ул дүртенче булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр