ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

Кытайда Татар Йорты ачыла

20 октябрь 2017, 12:57 , Фото: tatar-congress.org

Кытайда Татар Йорты ачыла Татар Йортын ачу тантанасында Татарстаннан дәүләт эшлеклеләре һәм эшкуарлар, шулай ук Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле катнашачак.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Быел 26 октябрьдә Кытай Халык Республикасы дәүләт эшлеклеләре катнашында Шэньчжэнь ирекле икътисади зонасында World Food City чит ил товарлары эре күргәзмә үзәге ачылачак. Бу хакта “Казан” Шэньчжэн халыкара мәдәни алмашу үзәге матералларында хәбәр ителә.

Әлеге үзәк кысаларында Татар Йорты ачылу күздә тотыла, экспозициянең гомуми мәйданы 526 квадрат метрны тәшкил итә.
Татар Йортын ачу тантанасында Татарстаннан дәүләт эшлеклеләре һәм эшкуарлар рәсми делегациясе, шулай ук Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле булачак.

Кытайда “ЧянХай Дауай шопинг” Шэньчжэн технология компаниясе татар диаспорасы вәкилләре тарафыннан булдырылган һәм Кытай Халык Республикасы ирекле икътисади зонасында теркәлгән.

“Казан” Шэньчжэн халыкара мәдәни алмашу үзәге татар халкы тарихын, Ватандагы бүгенге көн татарлары тормышын һәм Кытайда Татарстанның сәүдә-икътисади куәтен күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр