ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районында, җиңел машина әйләнеп, 38 яшьлек пассажир һәлак булган

19 октябрь 2017, 10:40

Минзәлә районында, җиңел машина әйләнеп, 38 яшьлек пассажир һәлак булган Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең тизлекне арттыруы аркасында килеп чыккан.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Минзәлә районында җиңел автомобиль юл кырына чыгып әйләнгән. Аның руль артында 48 яшьлек ир була, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич М7 трассасында килеп чыга. Һәлакәт аркасында зыян күргән 38 яшьлек пассажир хастаханәгә озатыла, әмма алынган җәрәхәтләрдән шунда вафат була.

Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт машина йөртүченең тизлекне артыруы сәбәпле килеп чыккан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр