ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Рим бинт Ибраһим әль-Хашимины Татарстанга чакырды

18 октябрь 2017, 16:04 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рим бинт Ибраһим әль-Хашимины Татарстанга чакырды Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең Халыкара хезмәттәшлек буенча дәүләт министры белән очрашты.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген эшлекле программа кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара хезмәттәшлек буенча дәүләт министры, шулай ук илнең Көндәшлеккә сәләтле һәм статистика буенча федераль комиссия җитәкчесе Рим бинт Ибраһим әль-Хашими белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты для участия в закрытии чемпионата мира по профессиональному мастерству WorldSkills Abu Dhabi 2017 и церемонии передачи флага г. Казани. Фото: Михаил Фролов

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов күрсәткән кунакчыллык һәм очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә WorldSkillsны оештыру дәрәҗәсе сокландыргыч. Сезнең бик матур күргәзмә комплексыгыз һәм әлеге дөнья чемпионатын яхшы оештырган югары профессиональлеккә ия командагыз бар. Россия киләсе чемпионатны 2019 елда Казанда кабул итәчәк, безнең илнең 100гә якын вәкиле бүген сезнең тәҗрибәне өйрәнә», – диде ул.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты для участия в закрытии чемпионата мира по профессиональному мастерству WorldSkills Abu Dhabi 2017 и церемонии передачи флага г. Казани. Фото: Михаил Фролов

«Безнең ил турындагы җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Россия белән гарәп илләренең якынаюына без шатланабыз. Безне барыбызны да җәмгыятьтә экстремистлык һәм террорчылык идеяләре таралу куркынычы борчый. Аларга каршы бергәләп кенә көрәшеп була. Шулай ук сезнең икътисадый хезмәттәшлек үсешенә зур әһәмият бирүегез һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оешмалары белән бәйләнеш ноктасы табуыгыз – безнең өчен мөһим», – дип белдерде Рим бинт Ибраһим әль-Хашими.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты для участия в закрытии чемпионата мира по профессиональному мастерству WorldSkills Abu Dhabi 2017 и церемонии передачи флага г. Казани. Фото: Михаил Фролов

«Россиянең бөтен мөселманнары террор идеясенең Ислам исеменнән таралуы өчен борчыла. Әлеге тынычлык динен тотучы халкы булган илләргә үз позициясен бергәләп якларга кирәк», – диде республика Президенты һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара хезмәттәшлек буенча дәүләт министры Рим бинт Ибраһим әль-Хашимины Татарстанга чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр