ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Мәдәният

Валентина Лазько вафатын Әлфия Авзалованы искә алу кичәсендә ишеттем – Филүс Каһиров

18 октябрь 2017, 16:13 , Фото: Рамиль Гали

Валентина Лазько вафатын Әлфия Авзалованы искә алу кичәсендә ишеттем – Филүс Каһиров Бүген Казан вокал мәктәбен Италиянең бөек вокал мәктәбенә тоташтырган педагог Валентина Лазьконы соңгы юлга озаттылар.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан вокал мәктәбен Италиянең бөек вокал мәктәбенә тоташтырган педагог Валентина Лазьконы соңгы юлга озаттылар. Күренекле вокал педагогы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазько белән хушлашырга, нигездә, аның укучылары килгән. Озатучылар арасында, татар җырчылары, вокал педагоглары – Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Хәдичә Гыйниятова һәм бердәнбер матбугат чарасы буларак, “Татар-информ” хәбәрчеләре дә бар иде.

Прощание с профессором кафедры сольного пения Валентиной Лазько

Шунысы да игътибарга лаек – күренекле вокал педагогы Валентина Лазькога тагын дүрт айдан – 2018 елның 23 февралендә 100 яшь туласы иде. Ул соңгы көнгәчә үз аңында булган, күп санлы укучыларының җылы мөгамәләсен тоеп яшәгән. Укучылары – Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина аның янына атна саен диярлек килеп йөргән, Валентина Лазько соравы буенча укучыларын да алып килгәннәр. Ул аларны тыңлаган, консультацияләр биргән.

“Аның гомерен озайту өчен укучыларыбызны алып килеп, аны сөендерә идек. Сезнең вокал мәктәбенең кайда барып тоташуын сез белергә тиеш, дия идем, – диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина.

Валентина Лазькодан дәрес алган яшь буын җырчыларның берсе Филүс Каһиров “Татар-информ” хәбәрчесенә: “Валентина Андреевнаның вафаты турында кичә Әлфия апа Авзалованы искә алу концертында Зилә Даяновна әйтте. Бүген Башкортстанга гастрольләр белән чыгып киттем – озатырга бара алмадым. Дөресен әйткәндә, үкенәм дә”, – диде.

Прощание с профессором кафедры сольного пения Валентиной Лазько

Мәгълүмат өчен: Валентина Лазько Казанга сугыш елларында Рязаньнан килгән. Казан консерваториясенең вокал факультетын – вокал кафедрасы мөдире, профессор К.Е.Цветова классын тәмамлаган. Лазько мәктәбе ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Клара Хәйретдинова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының академик вокал кафедрасы мөдире, профессор Венера Ганиева, Казан дәүләт педагогика университеты доценты, Татарстанның атказанган артисты Хәдичә Гыйниятова, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты, профессор Мөнир Соколов, Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты, Уфа сәнгать институты доценты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты Салават Аскаров, Башкортстанның халык артисты Ринат Башаров – Лазько мәктәбе укучылары.

Валентина Лазьконы соңгы юлга озату турында тулырак мәгълүмат “Интертат” газетасында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр