ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Актанышта спартакиадада җиңүчеләргә җиңел машина бүләк ителде
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”

Җәмгыять

Россиядә пластик пакетларга экология салымы кертергә тәкъдим итәләр

18 октябрь 2017, 15:32

Россиядә пластик пакетларга экология салымы кертергә тәкъдим итәләр Әлеге тәкъдим белән Россия Президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов чыккан.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә пластик пакетларга экология салымы кертергә планлаштыралар. Әлеге тәкъдим белән Россия Президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов чыккан. Бу хакта “Известия” җиткерә.

“Пластик пакетлар 300 елдан соң гына таркала. Бәлки пластик пакетларга экология җыемы кертү турында уйларга кирәктер, алар кәгазь пакетларга караганда зыянны күбрәк сала”, – дип Ивановны шәрехли “РИА Новости”.

Сүз уңаеннан, экология җыемы кертү турындагы фикерне Россия Транспорт министрлыгы күптән карый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр