ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Дин

Республика балалар клиник хастаханәсендә рухи очрашулар уздырылачак

18 октябрь 2017, 10:35 , Фото: dumrt.ru

Республика балалар клиник хастаханәсендә рухи очрашулар уздырылачак Монда дәваланучы авыру балаларга һәм аларның әти-әниләренә рухи яктан ярдәм күрсәтү юллары барланды.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике як биредә дәваланучы авыру балаларга һәм аларның әти-әниләренә рухи яктан ярдәм күрсәтү юлларын барлады, хезмәттәшлек юллары турында сөйләште.

Мәгълүм булганча, хастаханәдә мөселманнар өчен ике гыйбадәт бүлмәсе эшләп килә. Аларның идәннәренә келәм җәелгән, кыйбла билгеләнгән һәм гыйбадәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Нияз хәзрәт сүзләренчә, бу гыйбадәт бүлмәләренә ихтыяҗ шактый зур. “Дәвалану узганда балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә рухи ярдәмдгә мохтаҗ”, - ди хәзрәт.

Очрашу барышында Республика балалар клиник хастаханәсендәге гыйбадәт бүлмәләрендә атнага ике тапкыр рухи темаларга даими рәвештә сөйләшүләр үткәрергә килешенде. Әлеге эшкә нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре генә түгел, ә башка имамнар да җәлеп ителәчәк.

Республика клиник хастаханәсендә мондый очрашулар һәр сишәмбе һәм пәнҗембе көннәрендә 16.00дә үткәреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр