ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Дин

Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк

17 октябрь 2017, 22:20 , Фото: Расих Фасхутдинов

Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк  Политолог "Журналистлар өчен ислам нигезләре" курслары укучыларына "Массакүләм мәгълүмат чараларында исламофобия күренешләре" темасына лекция уздырды.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 13 октябрьдә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы ислам һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү үзәгендә журналистларның квалификациясен күтәрү курсларының чираттагы дәресе узды. Бу юлы укучылар алдында политолог, журналист Руслан Айсин чыгыш ясады. Курсларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының да 4 хәбәрчесе йөри.

Лекция главного редактора концептуального интернет-журнала «Поистине», политолога Руслана Айсина

Политолог курсларга йөрүче журналистларга “Массакүләм мәгълүмат чараларында исламофобия күренешләре” дигән темага ике сәгатьлек лекция уздырды. Политолог һәм журналистлар журналистиканы күзаллау һәм аның тәгълиматы каян килеп чыкканлыгы турында сөйләштеләр. Шулай ук аның тарихы, эчке төзелеше турында да сүз барды.

“Күп кеше ни өчен журналистиканың Исламофобиягә бик тә дустанә караганын әйтми. Бөек француз инкыйлабы вакытында күпчелек журналистлар булган. Алар, бу җәмгыять Алласыз булырга тиеш, дип игълан иттеләр. Димәк, журналистларның Аллалыкка, дингә нәфрәте шул чордан килә. Ул аңсыз дәрәҗәдә хәзерге вакытта безнең җәмгыятебез белән идарә итә”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Руслан Айсин.

Политолог Руслан Айсин курсларның әһәмияте турында да сөйләп китте.

“Бу курсларның әһәмияте гаять зур. Курслардагы студентлар һәм белгечләр белән җитди темага сөйләшәбез. Башта бу темаларга монда сөйләшеп, киң җәмгыятькә чыгару кирәк, чөнки җәмәгатьчелек катлаулы темаларны үзләштерә алмый. Монда без үзара сөйләшеп, гади тел белән халыкка җиткерәбез”, – диде ул.

Курсларның үткәрү кирәклеге матбугат киңлегендә ислам тематикасын дөрес яктырту һәм экстремизм кебек куркыныч күренешләрне булдырмау белән бәйле.

Курслар 29 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Курслар ахырында журналистларга “Журналистлар өчен Ислам нигезләре” курсын тәмамлады дигән сертификат тапшырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр