ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр

Җәмгыять

Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә

17 октябрь 2017, 21:54

Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә   Казанда төнлә аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 18 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Татарстан буенча минималь һава температурасы төнлә +0..+5, көндез максималь һава температурасы +5..+10 градус булачак.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бераз яңгыр һәм урыны белән томан төшүе фаразлана. Һава температурасы төнлә – +1..+3, көндез +7..+9 градус булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр