ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Актанышта спартакиадада җиңүчеләргә җиңел машина бүләк ителде
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”

Спорт

Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

17 октябрь 2017, 20:08

Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән Аларның кайберләре 2020 елга кадәр спорт чараларын тамаша кыла алмаячак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгы илнең төрле шәһәрләреннән 400ләп кешене җанатарларның кара исемлегенә керткән. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

“Хәзерге вакытта рәсми спорт чараларында булуда тыелган исемлектә 374 кеше бар”, – дип җиткергәннәр ТАСС агентлыгы соравына җавап итеп идарә тармагының матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта әйтүләренчә, аларның кайберләре 2020 елга кадәр спорт чараларын тамаша кыла алмаячак. Тулаем алганда тыюлар 2018 елга кадәр салынган. Исемлектә башлыча 35 яшькә кадәргеләр кертелгән, диелә хәбәрдә.

Әгәр дә тыелган исемлектәге кешеләрнең спорт чараларына баруы ачыкланса, аларга 20 меңнән алып  – 25 мең сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлау каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр