ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

"Сәйдәш"тә Лилиана Сабировага ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узачак

17 октябрь 2017, 19:26

Лилианада сирәк очрый торган авыру – Фанкони анемиясе.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә “Сәйдәш” мәдәният йортында Лилиана Сабировага ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты оештырылачак. «Ватаным Татарстан» газетасы бер төркем артистларны җыеп, шушы нәни кызчыкка котычкыч авыруны җиңәргә булышырга тели. Бер төркем артистларны жыеп, шушы нәни кызчыкка ярдәм итәргә телибез, дип хәбәр итә концертның оештыручысы булган "Ватаным Татарстан" газетасы.

Лилианада – сирәк очрый торган авыру. Кызларындагы чир турында Сабировлар гаиләсе быелның апрелендә генә белә. 5 яшьлек кызларының борыныннан туктатып булмаслык кан китә. Нәтиҗәдә, бер көтмәгәндә, табиблар тарафыннан куркыныч диагноз – Фанкони анемиясе куела. Татарстанда әлеге чирне дәвалый алмыйлар. Баланың гемоглобины, тромбоцитлары төшә. Баланы бары тик сөяк җелеген күчереп утыртып кую юлы белән генә коткарып калып була.

Башта Лилиананы чит ил клиникасына алып барып операция ясау ниятләнелгән булса, бүген инде Сабировлар гаиләсе кызларының гомерен Мәскәү клиникасы табибларына тапшырган. Сөяк җелеген күчереп утырту өчен таләп ителгән сумма да өч тапкырга кимегән.

Хәзерге вакытта кызга химия терапиясе ясала. Иртәгә инде операция көне билгеләнгән. Донор өчен таләп ителгән сумманы “Подари жизнь” фонды җыярга ярдәм иткән. Әмма операциядән соң да кызга дәвамлы тернәкләнү таләп ителәчәк.

Лилиана Сабировага хәйрия концертында Илназ Бах, Лилия Муллагалиева, Асаф Вәлиев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илзидә Госманова, Нурзадә һәм башкалар чыгыш ясаячак. Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Сабыйга артистлар – җырлары белән, тамашачылар чарага килүләре белән булыша ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр