ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

Мәдәният министрлыгы "18+" тамгалы чараларга балаларның керүен тыячак

17 октябрь 2017, 19:43 , Фото: iz.ru

Мәдәният министрлыгы  Концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләнгән.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Мәдәният министрлыгы “18+” тамгалы концерт һәм спектакльләргә балалар һәм үсмерләрнең керүен тыя торган канун проекты эшләгән. Бу хакта идарә тармагының норматив-хокук департаменты директоры Наталья Ромашова җиткерде, дип хәбәр итә “Известия”.

Аның сүзләренчә, гамәлдә булган классификация хокук бозылуларны карап бетерә алмый. Ул өстәп, тыюлар кертүне тәкъдим итә.

“Әгәр дә чаралар "18+" категорияле икән, театраль тамаша, концерт оештыручылар, балаларны анда бөтенләй кертмәскә тиеш”, – дип Ромашованы шәрехли “ 360” телеканалы.

Шулай итеп, канун кабул ителгән очракта, андый чараларга паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтеп кенә кереп булачак.

Документ якын арада Дәүләт Думасына кертеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр