ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

Иртәгә Казанда "Сәламәтлек индустриясе. Казан" XXII халыкара күргәзмәсе ачыла

17 октябрь 2017, 18:06

Иртәгә Казанда Күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән, Белоруссия һәм Германиядән 100дән артык компания катнашачак.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Сәламәтлек индустриясе. Казан” XXII халыкара күргәзмәсе ачыла. Ел саен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә торган күргәзмәдә югары сыйфатлы медицина товарлары, җиһазлары һәм хезмәтләре тәкъдим ителә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән, Белоруссия белән Германиядән 100дән артык компания катнашып, медицина техникасы һәм җиһазларын, чыгым материалларын, диагностика җайланмаларын, гигиена, дезинфекция чараларын һәм башкаларны күрсәтәчәк. 11 дәвалау оешмасы бушлай консультацияләр, диагностика тәкъдим итәргә әзер.

Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар лаборатория һәм ультратавыш тикшеренүләре, нефрология, урология, акушерлык, гинекология, эпидемиологик күзәтчелек мәсьәләләрен күтәрәчәк.

“Сәламәтлек индустриясе” XXII халыкара күргәзмәсе Татарстанда Травматизм һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары елы кысаларында узуын искәртик. Бу тема “Гомуми практика табибы өчен ревматолог мәктәбе” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә чагылыш табачак.

Күргәзмәнең рәсми төстә ачылышы 18 октябрьдә 12.00 сәгатьтә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең 3 нче павильоны сәхнәсендә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр