ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Икътисад

Игорь Шувалов: Татарстан – Сингапур белән багланышлар булдыруда лидер

17 октябрь 2017, 17:48 , Фото: prav.tatarstan.ru

Игорь Шувалов: Татарстан – Сингапур белән багланышлар булдыруда лидер  Россия-Сингапур югары дәрәҗәдә комиссиясенең 8 нче утырышы булды, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәр вакытында Россия-Сингапур югары дәрәҗәдәге хөкүмәтара комиссиясенең 8 нче утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара “Сколково” инновацион үзәгендә узды. Утырыш барышында комиссия әгъзалары ике ил арасындагы, шулай ук төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты. Шул исәптән Сингапур һәм Татарстанның тыгыз хезмәттәшлеге турында да сүз барды. Россия комиссиясе рәисләренең берсе, Россия Хөкүмәте беренче вице-премьеры Игорь Шувалов төбәк җитәкчелегенең һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ике яклы хезмәттәшлекне нәтиҗәле ооештырудагы актив эшчәнлеген билгеләп үтте. Җәлеп итүче инвестицияләр, мәгариф өлкәсендә шәһәр-дәүләт тәҗрибәсен куллану, дәүләт хезмәткәрләрен укыту һәм башка эшчәнлек телгә алынды.

“Татарстан – Сингапур белән багланышлар булдыруда лидер”, – дип билгеләп үтте Шувалов.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов соңгы вакытта Татарстанның Сингапур белән хезмәттәшлеге яңа сулыш алуын җиткерде. Аерым алганда, ике атна элек ул яңадан Сингапурда булуын искә төшерде. “Сәфәр бик файдалы булды, без яңа тәҗрибә алдык”, – дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

Искәртеп үтик, Татарстан делегациясе Сингапурга эшлекле сәфәр кысаларында Сингапурның шәһәрне төзекләндерү агентлыгында һәм Торак төзелеш советында булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр