ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Мәдәният

Казан вокал мәктәбен булдырган педагог Валентина Лазькога дүрт айдан 100 яшь туласы иде

17 октябрь 2017, 18:44

Казан вокал мәктәбен булдырган педагог Валентина Лазькога дүрт айдан 100 яшь туласы иде Кичә кич бик күп татар җырчыларының яраткан укытучысы Валентина Лазько вафат булды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле вокал педагогы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазькога тагын дүрт айдан – 2018 елның 23 февралендә 100 яшь туласы иде.

Кичә кич бик күп татар җырчыларының яраткан укытучысы вафат булды. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә аның өе янында булачак.

“Соңгы көненә кадәр үз аңында булды, – ди гел ярдәмләшеп торган, соңгы сулышын алганда укытучысының янында булган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Аның кебек укытучылар Россиядә берничә генә. Валентина Андреевнаның республика сәнгатенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул укытканда, аның классына эләгү бәхет иде. Валентина Андреевна, кем генә мөрәҗәгать итсә дә, һәрвакыт бөтен кешегә булышты. Күпме кешенең тавышын торгызды, көйләде. Аның укучылары меңләгән. Ул бөек педагог иде. Казанда вокал мәктәбен булдырган кеше. Казан вокал мәктәбе – ул Лазько мәктәбе”.

Валентина Лазько 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.1952-1983 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укыткан. Күренекле татар җырчылары Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева – аның укучылары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр