ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Икътисад

Татарстан Дәүләт Советы 2018 елга республика казнасы проектын яраклы дип тапкан

17 октябрь 2017, 15:34 , Фото: Алия Замалеева

Татарстан Дәүләт Советы 2018 елга республика казнасы проектын яраклы дип тапкан Документны республика парламентының чираттагы утырышында караячаклар.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Республика Дәүләт Советының профильле комитеты чираттагы Татарстан парламенты утырышының көн тәртибенә кертү өчен 2018 елга һәм 2019-2020 еллар аралыгына республика казнасы проектын яраклы дип тапкан. Бүген республиканың төп финанс канун проекты Казна, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында каралды. Искәртеп узыйк, әлегрәк документ Республика Дәүләт Советының башка комитетлары тарафыннан каралды, шулай ук парламент тыңлауларында тикшерелде.

Бүген комитет утырышында Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин 2018 ел казнасы проектының төп күләме турында сөйләде. Аның сүзләренчә, казна 2018 елда Urals нефть бәясеннән чыгып исәпләнелә, аның бер барреле 40,8 долларга тигез. 2018 елда уртача еллык доллар курсы 69,8 сум тирәсе булыр дип планлаштырыла.

Министр хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан казнасы керем өлешенең гомуми суммасы 196,4 миллиард сум, 2019да – 199,4 миллиард сум, 2020дә – 203,5 миллиард сум күләмендә булыр дип фаразлана. Республика казнасы чыгымының гомуми күләме 2018 елда 199,1 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

Нәтиҗәдә, 2018 елга һәм 2019-2020 еллар аралыгына республика казнасы проекты буенча фикер алышкач, казна комитеты аны яхшы дип тапкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр