ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Спорт

Мөслим укучылары - мини-футбол буенча Бөтенроссия ярышы җиңүчеләре

17 октябрь 2017, 14:04

Мөслим укучылары - мини-футбол буенча Бөтенроссия ярышы  җиңүчеләре Мини-футбол буенча спорт ярышларының Бөтенроссия этабы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә узды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). «Ближе к звездам» дип аталган мини-футбол буенча спорт ярышларының Бөтенроссия этабы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә узды. Татарстан Республикасын Мөслим лицее яшьләре командасы тәкъдим итте. Ярышларда Россиянең 8 төбәге катнашты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан яшьләре командасы ярышларның җиңүчесе булды. Денис Петров иң яхшы капкачы дип табылды.

Яшь чемпионнарга бүләкләрне Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сенников, Евгений Алдонин һәм Дмитрий Булыкин тапшырды. Проектны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты оештырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр