ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

«Салават Күпере»ндә чираттагы йорт кулланышка тапшырылды

17 октябрь 2017, 13:46 , Фото: Михаил Захаров

«Салават Күпере»ндә чираттагы йорт кулланышка тапшырылды 255 гаиләгә яңа фатир ачкычлары бирелде.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанның иң яңа микрорайонындагы яңа торакка бүген 255 татарстанлы күчте. Фатир ачкычлары тузган торак, социаль ипотека программасында катнашучыларга, яшь гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, грант алучы медицина хезмәткәрләренә тапшырылды.

Сдача дома 12-5 в Салават Купере

«Без әлеге микрорайон төзелешен төгәллибез. Ел ахырына кадәр 2017 ел программасында катнашучылар тораклы булачак. Тәртип саклау өчен 13 нче микрорайонда полиция бүлеге төзибез», — дип мөрәҗәгать итте халыкка Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин. Бүген бөтен микрорайон буенча тышкы урам утлары кабыначак.

Сдача дома 12-5 в Салават Купере

Яңа торакка күчүчеләрне шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм Төзелеш министрлыгының төзелеш үсеше идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин котлады. Подрядчы оешма җитәкчесе Ленар Григорьев белдерүенчә, аның оешмасы өчен әлеге йорт Казанда төзелгән йортлар арасында беренче булган, әмма соңгысы да түгел. «Салават Күпере»ндә «Строитель+» тагын ике объектта эшли.

Сдача дома 12-5 в Салават Купере

Кечкенә балалы гаиләләр өчен биредә кыенлыклар булмаячак. Тиздән йортның беренче катында шәхси балалар бакчасы эшли башлый.

Якын арада әлеге йорт каршында тагын 425 гаиләгә исәпләнгән йорт тапшырылуга әзерләнә. Яңа торакка социаль ипотека программасы буенча 191 гаилә, тузган торактан 214 гаилә, 18 табиб, бер күп балалы гаилә һәм Икенче Бөтендөнья сугышы ветераны күчәчәк.

Сдача дома 12-5 в Салават Купере
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр