ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Татар дөньясы

Польша татарлары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен тыңлый

17 октябрь 2017, 13:14 , Фото: tatar-congress.org

Польша татарлары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен тыңлый «Кардәшләр» җәмгыятенең Калининград өлкәсе татарларын әдәби-музыкаль концерт оештыру өчен Польша Татарлары Берлеге чакырган.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). «Кардәшләр» җәмгыятенең Калининград өлкәсе татарларын, чираттагы тапкыр мәдәни элемтәләрне үстерү максатыннан әдәби-музыкаль концерт оештыру өчен, Польша Татарлары Берлеге (Związek Tatarów Rzeczypospolitej Polskiej Oddział Bohoniki, җитәкчесе Лила Асанович) чакырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.

Польша татарлары үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен күп тырышлык куя. Бу уңайдан,  татар телендә аралашучылар тарафыннан шигырьләр сөйләтү өчен, Калининградтан кунаклар чакырылган. Польша татарларына халык шагыйре Габдулла Тукай, герой шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләре тәкъдим ителгән. Әдәби-музыкаль кичәгә килүчеләрне шагыйрьләрнең кыскача биографиясе белән таныштырганнар. Танышу ахырында кунаклар Габдулла Тукайның татар халкының гимнына әйләнгән  «Туган тел» җырын башкарган.

Концертның икенче өлешендә калининградлыларда «Бунчук» вокал-бию коллективы (Tatarski Zespół Taneczno-Wokalny Buńczuk), Мария Хазбиевич һәм Роза Хазбиевич җитәкчелегендәге Татар мәдәни фонды (Fundacja Tatarskie Towarzystwo Kulturalne) катнашучыларының чыгышлары зур тәэсир калдырган. Алар татар җырлары башкарган, татарча биегән. «Бунчук» катнашучылары үз чиратында поляк шагыйрьләренең шигырьләрен укыган.

Чара татар ризыкларын авыз итү белән тәмамланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр