ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Фән һәм мәгариф

Татарстанлылар WorldSkills дөнья чемпионатында кунакларны гөбәдия белән гаҗәпкә калдырды

17 октябрь 2017, 12:29 , Фото: Надежда Гордеева

Татарстанлылар WorldSkills дөнья чемпионатында кунакларны гөбәдия белән гаҗәпкә калдырды WorldSkills Abu Dhabi 2017 мәйданчыганда WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.

(Абу-Даби, 17 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бу көннәрдә WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында Абу Даби шәһәрендә Abu Dhabi Exhibition Centre National (ADNEC) күргәзмә комплексында WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.

"Түбәтәй Кафе" компаниясенең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов белдергәнчә, милли аш-су зонасында татар ашлары тәкъдим ителгән.

"Биредә без әзерлибез, аннары татар ашларын ашап карарга теләүчеләрне сыйлыйбыз. Күпләр, безнең белән кызыксынып, Казанда 2019 елда узачак дөнья чемпионатына килер дип өметләнәбез", - дип хәбәр итте ул.

Руслан Гыйльметдинов сүзләренчә, нигездә, өчпочмак популярлык казана. "Кешеләр ит ярата, әмма вегетарианнар да бик күп, алар кәбестә кабартмасын сорыйлар. Безнең корт бәлеше дә барысына да ошый. Инде бер-берсеннән ишетеп, бирегә киләләр", — дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп узыйк, 14 - 19 октябрдә Абу Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үтә. Анда 59 илдән 1255 конкурсант һәм 1084 эксперт, 60 рәсми һәм техник делегат катнаша.

Россия җыелма командасы составында Татарстанны 7 белгечлек буенча сигез катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук резервта өч катнашучы бар. Чарада Россиядән 57 волонтер катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр