ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

Алексей Фролов: Татарстан җылылык белән 100 процентка тәэмин ителгән

17 октябрь 2017, 11:37 , Фото: Михаил Захаров, prav.tatarstan.ru

Алексей Фролов: Татарстан җылылык белән 100 процентка тәэмин ителгән Республика йортларның һәм социаль объектларының төп өлешенә җылы бер атна эчендә – 25-29 сентябрьдә бирелгән.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанның барлык торак йортлары һәм социаль объектлары җылылык белән тәэмин ителгән. Җылы бирә башлаганда җитди һәлакәтләр булмады, дип хәбәр итте 17 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов.

"Җылылык бирү сентябрь ахырында башланды. Аерым шикаятьләр булды, әмма без хәлне күзәтәбез. Соңгы биш көндә мондый мөрәҗәгатьләр юк", — дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел җылылыкны 8-25 сентябрь көннәрендә җибәрү турындагы карар кабул ителде. Беренче булып, ягъни 23 сентябрь кадәр эшне Мөслим районы коммуналь хезмәткәрләре тәмамлаган. Артта калучылар рәтендә Алабуга районы, анда җылылык 6 октябрьдә генә бирелгән. Төп эш республикада бер атнада — 25-29 сентябрьдә башкарылган.

"Җылыту сезонына әзерлек барышында республикасында ике җитди программа эшләтеп җибәрелде. Беренчесе торак фондын ике контурлы казаннарга күчерү булса, икенчесе - Урыссу бистәсендәге социаль өлкә объектларындагы шәхси җылыту пунктлары. Шулай ук Казанда индивидуаль җылылык тапшыру пунктларына күчерү буенча чаралар башкарылган. Барлык эш билгеләнгән вакытта үтәлгән", — дип белдерде Алексей Фролов.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белешмәсе нигезендә, хәзерге вакытта җылылык белән 17168 торак йорт, 1603 мәктәп, 1839 балалар бакчасы, 2117 сәламәтлек саклау оешмасы, 1967 мәдәният оешмасы, 270 спорт объекты һәм 180 социаль яклау оешмасы тәэмин ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр