ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгы подъезд янында тәмәке тарту тыелуны хуплады

17 октябрь 2017, 10:58

Сәламәтлек саклау министрлыгы подъезд янында тәмәке тарту тыелуны хуплады 
Белгечләр фикеренчә, әлеге кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тоту бик авыр булачак, чөнки бөтен подъезд һәм ишегалларын тикшереп йөреп булмый.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Сәламәтлек саклау министрлыгы ачык һавада торак йортларның подъездыннан 10 метрдан да азрак ераклыкта тәмәке тарту тыелуны хуплады. Бу хакта "Известия" яза.

Әлеге идарә Хөкүмәтнең тиешле канунга төзәтмәләр кертүгә кагылышлы проектына уңай карашта булуын белдергән.

Хәзерге вакытта ул башка идарә тармакларына, ягъни Төзелеш министрлыгына, Икътисади үсеш министрлыгына, Финанслар министрлыгына, Юстиция министрлыгына һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә (Роспотребнадзор) юлланган.

Белгечләр фикеренчә, әлеге кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тоту бик авыр булачак, чөнки бөтен подъезд һәм ишегалларын тикшереп йөреп булмый.

Исегезгә төшерәбез, җәй көне Дәүләт Думасына тиешле канун проекты кертелде. Аның аңлатма язуында язылганча, кабул ителгән тәмәке тартуга каршы канун тәмәке тарту урыннары буенча шактый чикләүләр кертте, һәм ул шактый катгый үтәлә. Шул исәптән, йортның баскыч мәйданчыкларында, йортларда, подъездларда, лифтларда, подвалларда вокзал, аэропорт, метро станциясенә керү урыннарында тарту тыела. Әмма канунда подъезд янында тартуны тыю турында берни әйтелми. Шул ук вакытта күп кенә кешеләр, аерым алганда беренче катта яшәүчеләр, балалар яки астма авырулары булучылар йортка керү урыннарында тартучылардан зыян күрә. Шуңа бәйле рәвештә, канунга төзәтмә кертү тәкъдим ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр