ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

"Зөләйха күзләрен ача" спектакленең Уфадагы премьерасына авторның нигә килмәве ачыкланды

17 октябрь 2017, 09:59 , Фото: bashinform.ru

Премьера Уфада 24-25 ноябрь көннәрендә узачак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Гүзәл Яхинаның әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле премьерасына авторның ни сәбәпле килмәве билгеле булды. “Башинформ” язганча, премьера Уфада 24-25 ноябрь көннәрендә узачак. Спектакльне танылган режиссер Айрат Абушахманов куя.

"Кызганыч, анда бара алмыйм. Башта премьера көне 17 ноябрьгә билгеләнгән иде, һәм мин Уфада бу көннәрдә укучыларым белән очрашу да планнаштырырга өлгердем. Әмма премьераны соңракка күчергәннәр — мин анда барып җитешмим, чөнки ноябрь ахырында бер айга Европага китәм", — дип хәбәр итте Гүзәл Яхина. Шул ук вакытта язучы беренче мөмкинлек булуга ук, Уфага барып, үз дебют романы буенча куелган романын караячакмын диде.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрының 98 нче сезонда беренче премьерасы булачак. Романны Россия драматургы Ярослава Пулинович сәхнәләштергән. Спектакльдә труппаның күпчелеге катнаша. Сәхнәгә куючы режиссер сүзләренә караганда, спектакльдә миллилеккә бәйләнеш булмаячак, төп героиня образы аша бөтен Россия язмышы, бөтен ил фаҗигасе күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр