ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Мәдәният

Уфада күренекле шагыйрә Дилә Булгакова иҗат кичәсе үткәрә

17 октябрь 2017, 08:29

Уфада күренекле шагыйрә Дилә Булгакова иҗат кичәсе үткәрә Иҗат кичәсе 20 октябрьгә билгеләнгән һәм ул шагыйрәнең юбилее уңаеннан оештырыла.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, танылган җырлар авторы Дилә Булгакованың “Җыр өзелми. Моң тукталмый!” дип аталган иҗат кичәсе Уфа татар дәүләт “Нур” театрында үтәчәк. Бу хакта хәбәр театрның рәсми сайтында урнаштырылган. Иҗат кичәсе 20 октябрьгә билгеләнгән һәм ул шагыйрәнең юбилее уңаеннан оештырыла. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Дилә Булгакованы юбилее белән котларга Казаннан Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Асаев киләчәк. Концертта Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, Азамат Тимеров, Радик Динәхмәтов чыгыш ясаячак. Юбилярны котларга Италиядән танылган опера җырчысы Рафис Хөснетдинов кайтыр дип көтелә.

Мәгълүмат өчен. Дилә Булгакова 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Бозаяз (хәзерге Кырмыскалы) районы Бозаяз авылында туа. Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.

Д.Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә.

Шагыйрәнең җырлары да халык арасында киң таралган. Шигырьләренә («Кыр казлары», «Сагынам», «Учларыма сал син йөрәгемне» һ.б.) композиторлар көй яза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр