ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Фән һәм мәгариф

Әлмәтлеләр World Skills чемпионатына әзерләнә

17 октябрь 2017, 09:00

Әлмәтлеләр World Skills чемпионатына әзерләнә 9 пешекче экспертлар алдында үзләренең осталыкларын күрсәтте.

(Әлмәт, 17 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр World Skills чемпионатына әзерләнә. Кичә муниципаль хезмәт институтының урта дәүләт факультетында World Skills кече чемпионаты булып узды, дип яза җирле басма.

9 пешекче экспертлар алдында үзләренең осталыкларын күрсәтте. Чемпионат “Пешекчелек эше” һәм “Татар халык ашлары” компетенцияләре буенча кыскартылган бирем белән үткәрелде. Иң яхшылар дип табылганнар чемпионатның республикада уку йортлары арасында уздырылачак челтәр этабында көч сынашачак. Әлеге этаптан узучылар төбәк чемпионатында катнашырга юллама алачак.

 

 

 “Пешекчеләр эше” буенча компетенциядә катнашучылар алдына салкын кабымлык (винегрет), тавык итеннән “Киев” котлеты, кимендә ике гарнир һәм десерт (алма пирогы) әзерләү бурычы куелды. “Татар халык ашлары”нда катнашучылар калҗа белән гөбәдия әзерләргә тиеш иде. Аларның әзерләгән ризыкларына экспертлар пешекчеләрнең кемнәр икәнлеген белмичә бәя бирде.

 

 

 

Ризыкларның тәменә генә түгел, аларның формасына, ничек бирелешенә, бизәлешенә, составларның дөреслегенә, тиеш булган авырлыкларына игътибар ителде. Шулай ук экспертлар эш барышында ук Әйтергә кирәк, студентларның һәммәсе тырышкан. Моны экспертлар да билгеләп үтте. Әлмәт сәүдә техникумы укучылары World Skills челтәр чемпионатында сынатмый.

 

 

 

2014 елда Длина Андреева икенче урын белән кайткан иде. Узган ел Ксения Батаева “Кондитерлык эше”ндә икенче урын алып төбәк чемпионатында да катнашу хокукы яулады. Артем Авдеев исә “Пешекчелек эше” буенча да оста булуын тагын бер кат раслады. Ул да икенче урын яулаган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр