ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Мәдәният

Әтнә дәүләт драма театры 100 еллык сезонны ачарга әзерләнә

17 октябрь 2017, 07:00

Әтнә дәүләт драма театры 100 еллык сезонны ачарга әзерләнә Сезонны театр Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектакле белән ача.

(Әтнә, 17 октябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Гөлнар Мөхәмәдҗанова). Районынның горурлыгы булган Әтнә дәүләт драма театры да яңа сезонын ачарга әзерләнә.Бүгенге көндә яңа спектакльгә репетицияләр бара, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Театрның әйдәп баручы артисты Марат Хәбибуллин белән сөйләшкәннән соң, инде тизрәк 20-21 октябрь көннәрен җиткерәсе килә башлады. Театр яңа сезонны Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектакльле белән ача. Ни өчен “Туган туфрак”? Ә монысы үзе без тарих.
Марат Хәбибуллин:

-Әлеге спектакльне сайлап алу – һәр яктан да тарихи. “Туган туфрак” Гомәр ага Мәрдәнов белән Марсель ага Сәлимҗанов арасына дуслык күпере сала – нәкь шушы спектакль Марсель Хәкимовичның Әтнәгә кайтып “шомарткан” беренче әсәре. Шулай ук коллектив әлеге спектакль белән икенче тапкыр Бөтенсоюз халык театрлары фестивалендә катнашып, лауреат була. Әтнә халык театрының Татарстан телевидениесендә турыдан-туры эфирда күрсәткән беренче спектаклә дә әле ул. Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектакльле Әтнә халык театры тарафыннан 1972 елда куелган. Пьеса 1969 елда язылган. Шуны да әйтәсе килә, быел Сәет Шәкүровның тууына да 100 ел тула Безнең театрның тагын бер бурычы - Гомәр аганың иң уңышлы спектакльләрен кабат сәхнәгә чыгару. “Күк капусы ачылса”, “Ике килен килендәш”, “Миңлекамал”, “Гүзәлем Әсәл” спектакльләрен тамашачы яратып кабул итте. “Миңлекамал”ны сәхнәләштергән вакытта танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: “Моның белән Казанга килә күрмәгез, “совок” бу”, - дигән иде. “Миңлекамал” спектакльлен ул вакытта 18-19 яшьлек кызларга кадәр елый-елый карады. Казанда да куйдык. Аллага шөкер, тулы залларда. “Туган туфрак” спектакльлен дә тамашачы кабул итәр дип уйлыйм. Спектакльдә хәзерге вакытта бик актуаль булган мәсьәләләр күтәрелә – милләтара аралашу, милләтара дуслык ачык чагыла. Татар егете белән украин кызы арасындагы мәхәббәткә берни дә киртә була алмый. Ул елларда тормышлар авыр, катлаулы булса да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзара саф, эчкерсез булган. Байлык белән масаю булмаган. Шуңа күрә дә шушы әсәргә тотындык.

Тамашачыга менә шундый уйландыра торган спектакльләр кирәк. Театрдан чыкканда тамашачы яктырып, уйланып чыгарга тиеш. Игътибар итәсәздер, хәзерге вакытта телевидениедә дә элеккеге патриотик тәрбияви фильмнар кабат күрсәтелә башлады. Хәзерге вакытта халык күңеленә үтеп керерлек фильм, спектакльләрне кабат торгызуга басым ясала.

Шуны әйтәсем килә, 100 еллык тарихы булган Мәрдән театрын саклау миңа күпкә кадерлерәк. “Туган туфрак” спектаклен кабат сәхнәгә чыгару ул – Гомәр абый алдында, Әтнә тамашачысы алдында башыбызны июебез, - , дип хәбәр итә басма матбугат.
 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр