ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Мәдәният

Теләче районы укучысы Камал театрына Шәүкәт Биктимеров портретын ясап бүләк итте

17 октябрь 2017, 00:00 , Фото: Рамиль Гали

Теләче районы укучысы Камал театрына Шәүкәт Биктимеров портретын ясап бүләк итте Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгы булуын һәм юбилей күргәзмәсенә Алинә ясаган портрет та куелачак.

(Теләче, 17 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче") .Теләче урта мәктәбенең 7-б сыйныфы укучысы Шаһиева Алинә “Сәхнә” журналының юбилей кичәсендә катнашты һәм Камал театры музеена татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимеров портретын бүләк итте. Алинә үзе ясаган картинаны театр музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова кабул итеп алды, дип яза җирле басма.

Луара Шакирҗанова киләсе елга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгы булуын һәм юбилей күргәзмәсенә Алинә ясаган портрет та куелачагын әйтте.

Алинә Шаһиева әлеге рәсемен "Салават күпере" журналының "Яраткан артистым" иҗади бәйгесендә катнашу өчен ясаган иде. Җитәкчесе - Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәяхмәтова Г.Н. Иҗади бәйгенең төп җиңүчесе Алинә дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр