ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Сәясәт

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше яңача тәэмин ителәчәк

16 октябрь 2017, 21:17

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше яңача тәэмин ителәчәк Татарстан Дәүләт Советы «Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турындагы» ТР Канунына үзгәрешләр кертүне хуплады.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты «Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турындагы "Татарстан Республикасы Канунына үзгәрешләр кертү турында» канун проектын хуплаган һәм парламент президиумына Дәүләт Советының киләсе утырышыда көн тәртибенә кертергә тәкъдим иткән.

“Дәүләт органнарының бурыч һәм функцияләре күптөрле. Моны исәпкә алып, канун проекты тарафыннан дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш мәсьәләсенә комплекслы якын килүне кертергә тәкъдим ителә”, – дип аңлатты парламент комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин. Бу өстәмә һөнәри белем бирү юлы белән башкарылачак. Канун проекты тарафыннан дәүләт хезмәтендә булучыларга өстәмә һөнәри белем алуның нормасы каралган. Проектта хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше белән бәйле чараларда катнашуын эшкә яллаучы билгеләве турында да әйтелә. Бу уңайдан дәүләт хезмәткәрләренең өч елга бер тапкыр өстәмә һөнәри белем алуын гамәлдән чыгару планлаштырыла.

Хәбибуллин белдерүенчә, канун проекты белән беррәттән дәүләт белем бирү сертификатлары нигезендә өстәмә профессиональ белем бирүнең яңа оештыру механизмын кертү карала.

Депутатлар - комитет әгъзалары әлеге канун проектын хуплаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр