ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Җәмгыять, Төп яңалыклар

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

16 октябрь 2017, 21:00 , Фото: Салават Камалетдинов

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, туган телләргә багышланган Халыкара конференция була, шагыйрә Йолдызның юбилей кичәсе үткәрелде.

Татарстан Президенты “Weichai Power” компаниясе генераль директоры белән очрашты./ Рөстәм Миңнеханов Кытай белән актив хезмәттәшлектә булуны, Кытай компанияләре белән сәнәгать һәм башка өлкәләрдә килешүләр барлыгын билгеләп үтте.


Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесенең төп бурычларын искәртте./ “Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк”, - диде Президент.


КФУда туган телләрне саклауга багышланган Халыкара фәнни-конференция уза./ Чарада катнашучы галимнәр Россия Федерациясендә телләр мәсьәләсе торышын тикшерәчәк.


Төрек галиме Илбәр Ортайлы Төркия газетасында Казан турында мәкалә бастырган. / Илбәр Ортайлының Төркия газетасында басылган мәкаләсе “Казан көндәлеге: бер аягы – көнбатышта, бер аягы – көнчыгышта” дип атала.

Язучылар берлегенең Тукай клубында балалар шагыйрәсе Йолдызны зурлыйлар./ Шагыйрәнең "Күңел кыңгыраулары" исемле шигърият кичәсен "Татар-информ" онлайн-трансляцияли. 

16-22 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ Бүген "Татар-информ" танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың иҗат кичәсен онлайн күрсәтә.

 

Мәскәү татар КВН лигасының беренче уены узган, лиганың президенты сайланган./ Президент вазифасын Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов башкарачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр