ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәр халкыннан шикаятьләр кабул итә

16 октябрь 2017, 20:08

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәр халкыннан шикаятьләр кабул итә Һәр казанлы хастаханәләрдәге капиталь төзекләндерүләр аркасында килеп чыккан кыенлыклар буенча мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 16 октябрь,"Татар-информ", Валерия Белова). Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башкала халкы өчен көн саен 17.00 сәгатькә кадәр эшли торган “кайнар линия” ачты. Хәзер Казан хастаханәләренең эшенә шелтә белдерергә теләгән һәркем (843) 249-12-73 номеры буенча шалтырата ала. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев белдерде.

"Без халык өчен кыенлыклар тудырганны яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә бездә даими рәвештә һәр шимбә хастаханәләрне тикшерү оештырыла. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе катнаша. Хәзер Клыки һәм Константиновкадагы ике объектта капиталь ремонт төгәлләнгән. Әгәр шәһәрдә яшәүчеләрнең хастаханәләр эше буенча шикаятьләре бар икән, “кайнар линиягә” шалтырата алалар. Без мөрәҗәгатьләрне оператив карарбыз һәм тиз арада хәл итәргә тырышырбыз", – дип сөйләде Илнур Хәлфиев.

"Безнең аркада озак вакыт дәвамында кыенлыклар күргән шәһәр кешеләреннән гафу үтенәбез. Әмма без тиз эшләргә тырышабыз, вакытыннан алда программаны ябып, объектларны тапшырып, гражданнарыбызны яңартылган хастаханәләрдә кабул итеп булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Һәр пациентның теләген исәпкә алабыз", – дип билгеләп үтте белгеч.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр