ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Татар дөньясы

КФУда туган телләрне саклауга багышланган Халыкара фәнни-конференция уза

16 октябрь 2017, 18:33

КФУда туган телләрне саклауга багышланган Халыкара фәнни-конференция уза Чарада катнашучы галимнәр Россия Федерациясендә телләр мәсьәләсе торышын тикшерәчәк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Зилə Мөбəрəкшина). 19 - 21 октябрь көннəрендə КФУның Л.Толстой исемендəге Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтында «Күпмиллəтле дəүлəт шартларында туган теллəрне саклау һəм үстерү: проблемалар һəм перспективалар» дип исемлəнгəн Халыкара фəнни-гамəли конференция уздырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хəбəрчесенə Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фəтхуллова хəбəр итте.

Конференциядә туган теллəрне саклап калу, тирəнтен өйрəнү һəм алга таба үстерү проблемалары тикшереләчәк. Катнашучылар Россия Федерациясендәге телләр ситуациясен анализлар һәм Татарстандагы тел сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләрен билгеләр, бу өлкәдә яңа фәнни ачышлар белән танышыр, дип көтелә. 

Кадрия Фəтхуллова сүзлəренчə, «Күпмиллəтле дəүлəт шартларында туган теллəрне саклау һəм үстерү: проблемалар һəм перспективалар» Халыкара фəнни-гамəли конференциясе һəрдаим уздырылып килə (2006, 2009, 2012-2016 еллар) һəм зур кызыксыну уята. «Узган елларда Германия, Франция, АКШ, Япония, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан, Үзбəкстан, Украина һ.б. иллəрдəн галим-филологлар, фəн һəм педагогия өлкəсе эшлеклелəре, дəүлəт һəм жəмгыять хезмəткəрлəре, мəгариф җитәкчеләре һəм Россия Федерациясенең төрле шəһəрлəрендəге хакимият структуралары вәкиллəре (Мəскəү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Стəрлетамак, Чабаксар, Ульян, Саранск, Абакан, Төмəн, Тубыл, Яр Чаллы, Түбəн Кама, Якутия, Таулы Алтай) катнашып килде», - диде ул.

Конференция эшендə чит илләрдән - Төркия, АКШ, Япония, Казахстан, Төркмəнстан, Үзбəкстаннан һәм Россия төбәкләреннән - Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Саха (Якутия) Республикасы, Хакасия, Бурятия, Дагыстан, Төмəннəн, Мəскəү, Санкт-Петербург, Татарстаннан галимнəр катнашуы көтелə.

Конференция (проект № 17-04-14056) Россия фондының фундаменталь эзлəнүлəре ярдəмендə уздырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр