ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Рәсми Татарстан, Татар дөньясы

Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте

16 октябрь 2017, 15:06 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте “Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк”, - диде Президент.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде.

“Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. “Татар радиосы” белән танышабыз, бик матур, яхшы, яшь коллектив. Безгә – татар кешеләренә – барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. “Татар радиосы” бу эштә зур өлеш кертә. Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз. Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә барыгызга да! Иң зур сәлам шул: исәнлек, тынычлык булсын республикада!” – дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Президентның сәламләвеннән соң эфирга Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры кушылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр