ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Актанышта спартакиадада җиңүчеләргә җиңел машина бүләк ителде
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”

Мәдәният

Зуля Камалова “Рус эволюциясен” Земфира белән төгәлли

16 октябрь 2017, 15:25

Зуля Камалова “Рус эволюциясен” Земфира белән төгәлли Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Октябрь революциясенең 100 еллыгына “Рус эволюциясе” дигән проект әзерли.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Октябрь революциясенең 100 еллыгына “Рус эволюциясе” дигән проект әзерли. Бу хакта Казанда уздырылган очрашуы вакытында Зуля Камалова үзе хәбәр итте.

“Без соңгы 100 елдагы рус җырларын башкарабыз. Утесовтан башлап, Прокофьев, Шостаковичны кертеп, йөзъеллыкны ерып чыгабыз да, Земфира белән тәмамлыйбыз, - ди Зуля Камалова. - Материал сайлаганда, үз яшьлегемдә миңа якын булган Алла Пугачеваны һәм Виктор Цойны алдым. Соңгы бер-ике дистә елда гына икеләндем. Тагын да соңрак чыкканнарны эзләгән идем дә, барып чыкмады - соңгы йөзьеллык Земфира белән төгәлләнә”.

“Бу кавер-версияләр түгел, - дип ачыклык кертә Зуля. – Музыкантлар композицияләрне үзләренчә ача. Без кинохрониканы да файдаланабыз. Соңгы йөзъеллыкның бөтен эре мизгелләре буенча йөреп чыгабыз. Сәясәтсез генә, бары тик тарих...”

Мәгълүмат өчен. Зуля Камалова Сарапул шәһәрендә туып үскән татар җырчысы. Австралиядә яши. Казанда ул соңгы тапкыр август ахыры – сентябрь башында булды. Җырчы Сәмаркандтан - Шарк Тароналари музыкаль фестиваленнән кайтып быршлый тукталган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр