ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Җәмгыять

Татарстанны томан каплаячак, күз күреме 500 метрдан артмаячак

16 октябрь 2017, 14:29 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанны томан каплаячак, күз күреме 500 метрдан артмаячак Һава торышы 17 октябрьдә төнлә һәм көндез начарая.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәтендә томанның куркыныч булуы турында кисәтә. Узып китү, каршы якка чыгу хәрәкәтләреннән сак булу сорала. Тизлекне киметеп, дистанцияне арттыру кирәк, юл –транспорт һәлакәтләренең күбесе алда барган транспорт белән килеп чыга. Тизлекне кинәт тормозга басмыйча, әкренләп киметү киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр