ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Икътисад

Тверь архитекторы Казанда җиде йорттан торак комплексы төзи

16 октябрь 2017, 14:07 , Фото: Оксана Романова

Тверь архитекторы Казанда җиде йорттан торак комплексы төзи Никита Маликов фикеренчә, яшь архитекторларга Европага йөз тотмыйча, үз методологияләрен булдырырга кирәк.

(Иннополис, 16 октябрь, “Татар-информ”, Оксана Романова). Никита Маликов - Тверьда трендлы архитектор. Ул Мәскәүдә дә танылган. Архитектор кыйммәтле булмаган торак төзүе белән билгеле. Тверь архитекторы Казанда да торак комплексы төзергә ниятли. Бу хакта ул Иннополиста I Россия яшь архитекторлар биенналесының бер тематик чарасында җиткерде.

“Безнең үзебезнең алым бар: заказчы белән диалог булдырмыйча без килешү төземибез. Бер-беребезне аңласак, эш башлыйбыз. Хәзер безнең Казанда объект бар, аңлаштык, эшлибез”, - дип аңлатты Никита Маликов. Әз генә бюджет белән дә кызыклы эшләр башкарып була, ди ул.

Никита Маликов “Татар-информ” корреспондентына хәбәр итүенчә, аның проекты Казанда күпфатирлы җиде йортлы торак комплексы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр