ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар

Җәмгыять

Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр өчен “акыллы” беләзекләрне сыныйлар

16 октябрь 2017, 12:43

Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр өчен “акыллы” беләзекләрне сыныйлар Алар янгын сүндерүчеләрнең операция вакытында кайда булуларын күзәтә ала.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр өчен “акыллы” беләзекләрне сыныйлар. Алар янгын сүндерүчеләрнең сәламәтлеген, операция вакытында кайда булуларын күзәтә ала. Бу хакта НСН җиткерә, дип яза “Известия”.

“Беләзектә GPS/ГЛОНАСС-приемник урнаштырылган. Әгәр дә беләзекле хезмәткәр 30 секунд кымшанмыйча торса, куркынычсызлык мобиль постына кисәтү хәбәре килә. Моннан тыш, хезмәткәр үзе дә кисәтү хәбәрен җибәрә ала – аны постта да, хезмәттәшләре дә ишетәчәк”, - диелгән хәбәрдә.

Беләзек 30 градус салкыннан 55 градус җылылыкка кадәр куркынычсызлык мобиль постыннан 50 чакрым арада эшли ала.

Беренче булып беләзекләрне Зеленоградта 213нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре сыный башлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр