ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Дин

Чистайда автомобильләрдә гадәти булмаган наклейкалар пәйда булган

16 октябрь 2017, 11:26 , Фото: dumrt.ru

Чистайда автомобильләрдә гадәти булмаган наклейкалар пәйда булган Шәһәрдә 500ләп машина "Мин хәләлне сайлыйм!" символикасы белән урамга чыккан.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Чистайда гадәти булмаган акция уздырылган – 500ләп машина “Мин хәләлне сайлыйм!” символикасы белән урамга чыккан. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Наклейкаларны Чистай мөхтәсибәте имамнары уйлап тапкан һәм, шул рәвешле, җирле халыкны хәләл ризыкка тартырга ниятләгән. Җирле имамнар шәригать кануннары буенча ризык кабул итү турында вәгазь дә укыган.

Наклейкалар җомга намазыннан соң таратылган.

Искәртеп үтик, Чистай мөхтәсибәтендә Татарстан Диния нәзарәтенең Чистай “Хәләл” комитеты эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр