ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар

Җәмгыять

Казандагы өч мәктәптә капиталь төзекләндерү эше төгәлләнмәгән

16 октябрь 2017, 10:33

Казандагы өч мәктәптә капиталь төзекләндерү эше төгәлләнмәгән Башкаланың 28 нче мәктәбендә укулар тулы күләмдә көзге каникуллардан соң гына башланачак.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казанның өч белем йортында – 97, 40 һәм 28 нче мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эше төгәлләнмәгән, дип җиткерде эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Торак- коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

“28 нче мәктәптә төзекләндерү эшләре бетте диярлек, коридорда эшләр бар. Мәктәпнең нигезе  ныгытылды, бинадагы ярыклар рәткә китерелде. 28 нче мәктәптә укулар тулы күләмдә көзге каникуллардан соң гына башланачак. 40 һәм 97 нче мәктәпләрдә уку барышы өзелмәде, эшләр шул ук вакытта алып барыла һәм алар төгәлләнү алдында”, – диде Гыйниятуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр