ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Хәвеф-хәтәр

Казанда шартлаткыч турында ялган хәбәрдән соң 89 мең кеше эвакуацияләнгән

16 октябрь 2017, 10:03 , Фото: Михаил Захаров

Казанда шартлаткыч турында ялган хәбәрдән соң 89 мең кеше эвакуацияләнгән Террорчылык акты турындагы ялган хәбәр аркасында 200дән артык җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казанда шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр аркасында 89 меңнән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шулай итеп, 16 сентябрьдә 16 объекттан 5 мең 605 кеше эвакуацияләнгән. Ялган хәбәр булган иң зур дулкын 3 октябрьгә туры килгән – полициягә 200дән артык хәбәр кергән һәм 62 меңнән артык кеше биналардан чыгарылган. 5 октябрьдә 31 хәбәрдән соң 22 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

Террорчылык акты турындагы ялган хәбәрдән соң 200дән артык җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр