ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар

Татар дөньясы

Марий Элда иң яхшы фольклорчыларны сайлыйлар

16 октябрь 2017, 07:29 , Фото: yanarysh.ru

Марий Элда иң яхшы фольклорчыларны сайлыйлар Йошкар-Ола шәһәрендә "Хәзинә" татар гореф-гадәтләре һәм йолалары төбәкара конкурс-фестивале узачак.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-иформ", Лилия Локманова). 21 октябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәнияте үзәгендә "Хәзинә" татар гореф-гадәтләре һәм йолалары төбәкара конкурс-фестивале узачак.

Марий Эл Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе, Марий Элның "Татар мәдәнияте үзәге" дәүләт автономияле мәдәни учреждениесе тарафыннан оештырыла торган бәйге сәләтле иҗади төркемнәре ачыклау, татар халкы фольклорын саклап калу һәм үстерү, милли традицияләргә, татар халкы мирасына мәхәббәт уятуны максат итеп куя.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестиваль-конкурс ике турда узачак. Беренчесе төбәк сайлап алу туры булса, икенче турда конкурстантларның чыгышларын караячаклар.

Вокал буенча катнашучыларга 18-36 яшьлек һәм 37 яшьтән олырак категориягә бүлеп бәя бирәчәкләр. Хореография буенча 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк яшь төркеменә караучылар катнашуга хокуклы. Шулай ук төркемнәрнең 15 кешедән артмаган булуы да шарт. Халык инструментлары номинациясендә 18-36 яшьлекләр һәм 37 яшьтән өлкәнрәкләргә бүлеп бәя биреләчәк.

Фольклор коллективлары жюри хөкеменә театральлештерелгән тамаша тәкъдим итәргә тиеш була. Аның дәвамлылыгы 10 минуттан артмаган булуы шарт. Бәет һәм мөнәҗәт әйтүчеләргә яшь ягыннан чикләүләр юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр