ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар
Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак

Җәмгыять

Алексеевск районында “Агач утырту көне” узды

16 октябрь 2017, 01:00

Алексеевск районында “Агач утырту көне” узды Районда “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе узды. 3000 нән артык үсенте утыртылды.

(Алексеевск, 16 октябрь, "Татар-информ", "Таң"). Алексеевск районында “Агач утырту көне” узды, дип яза җирле басма.

Районда “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе узды. 3000 нән артык үсенте утыртылды.

Гомумбистә шимбә өмәсендә районның эчке эшләр бүлеге коллективы, Биләр урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, бердәмроссиялеләр, ФОРПОСТ активистлары һәм шәһәр җирлеге башкарма комитеты коллективы актив катнашты.

Сүз уңаеннан әйткәндә, районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә элегрәк утыртылган агачларны тикшереп чыгарга һәм яңаларын утыртырга күрсәтмә бирелде.

Барлык бюджет учреждениеләре, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр утырту материалы белән тәэмин ителде. Район үзәгенең Казаков урамында һәм Оренбург юлының Южная урамы буйлап яшь нарат һәм миләш агачлары матур булып тезелеп киткән.

“Юл төзүчеләр” паркы да төзекләндерелде, анда 1500 дән артык яшь агач утыртылды. Алексеевскилыларның яраткан паркында барлыгы биш меңнән артык яшь үсенте пәйда булды.

Туган районыбыз елдан-ел чәчәк атсын һәм ямь-яшел агачларга күмелеп утырсын иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр