ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Актанышта спартакиадада җиңүчеләргә җиңел машина бүләк ителде
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”

Җәмгыять

Оренбургта дөньядагы иң зур мамык шәл бәйләгәннәр

15 октябрь 2017, 17:44

Оренбургта дөньядагы иң зур мамык шәл бәйләгәннәр 400 квадрат метрлы шәл Гиннессның рекордлар китабына кертелгән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Оренбургта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең төбәк программасы кысаларында 54 илдән килгән делегатларга дөньядагы иң зур мамык шәлне тәкъдим иткәннәр. 400 квадрат метрлы шәл Гиннессның рекордлар китабына кертелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

“400 квадрат метрлы Оренбург шәле рекордын тиз арада гына уза алмаслар, дип уйлыйм”, – дип белдергән шәлне тәкъдим итү вакытында Гиннессның рекордлар китабы вәкиле.

Шәл 20х20 метр зурлыкта, аны Оренбург бәйләү фабрикасында 46 килограмм  йон җебеннән бәйләгәннәр.

Искәртеп үтик, җомга, 13 октябрьдә Оренбургта Оренбург мамык шәле көннәре башланды. 14 октябрьдә чит ил кунаклары өлкә сәнгать музеенда мамык шәл күргәзмәсендә булган.

Шимбә Оренбургка XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленда катнашучы 100 делегат килгән. Аларның күбесе Уганда, Индонезия, Италия, Болгария һәм Кытайдан булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр