ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр
"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия
"Ак Барс" клубы Данис Зариповның карьерасын Казанда дәвам итүенә өметләнә
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Казан дары заводында янгын чыккан

Спорт

Аксубай командасы БИМ-Радио кубогы иясе булды

15 октябрь 2017, 23:00

Аксубай командасы БИМ-Радио кубогы иясе булды Нурлат шәһәрендә БИМ-Радио кубогына мини-футбол буенча ачык ярышлар җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

(Аксубай, 15 октябрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары"). Нурлат шәһәрендә БИМ-Радио кубогына мини-футбол буенча ачык ярышлар җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды, дип яза җирел басма.

Ярышта 11 команда көч сынашты: Нурлат районыннан – 9, Самара өлкәсеннән – 1 һәм Аксубай җыелма командасы (тренер Александр Лодоркин).


2017 елның 8 августыннан 23 сентябренә кадәр дәвам иткән ярышлар нәтиҗәләре буенча 30 баллдан 27 балл җыя алган Аксубай командасы БИМ-Радио кубогы иясе булды. 2 һәм 3 урыннарны 24шәр балл җыйган “Авторота“ һәм “Луч-Энергия“ командалары бүлеште. “Авторота“ командасы ике команда арасында керткән һәм үткәргән туплар исәбенең күбрәк яки азрак булуы ярдәмендә таблицаның икенче баскычына күтәрелә алды. Җиңүче һәм призерлар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. 4-11 урыннарны яулаган калган командалар туплар алдылар. Безнең команданы җиңүе белән котлап, алга таба да уңышларга ирешүләрен теләп калыйк!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр