ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Сәясәт

Россиядә җинаять җаваплылыгына 12 яшьтән тарта башларга ниятлиләр

13 октябрь 2017, 17:24

Россиядә җинаять җаваплылыгына 12 яшьтән тарта башларга ниятлиләр Дәүләт Думасында авыр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен киметергә тәкъдим иткәннәр.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасында авыр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен киметергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “Известия” җиткерә.

Россиядә Җинаять Кодексының 2нче бүлеге 20нче маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертүне Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыяте үсеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев тәкъдим иткән.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр ешаеп киткән. Алар, Җинаять Кодексы буенча җаваплылыкка тартылу яше җитмәве аркасында, кылган җинаятьләре өчен тиешле җәза алмый кала.

Канундагы үзгәрешләргә үтерү, көчләү, шулай ук террористик характердагы җинаятьләр керәчәк.

Эчке эшләр мәгълүматлары буенча, 2017 елның гыйнварыннан июль аена кадәр җинаять кылган 23,242 мең балигъ булмаган яшүсмер тоткарланган. Балигъ булмаганнарның һәр икенче җинаяте төркем составында кылынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр