ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

Михаил Мень: Архитектура биенналесының шактый проектларын эшкә алырга була

13 октябрь 2017, 15:50 , Фото: Ильнар Тухбатов

Михаил Мень: Архитектура биенналесының шактый проектларын эшкә алырга була Иннополиска визиты вакытында Россия төзелеш министры илнең яшь архитекторлары базасын булдыру өстендә эшләүләрен хәбәр итте.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Иннополиста I Россия яшьләр архитектурасы биенналесында тәкъдим ителгән проектларның күбесе торак төзелешендә кулланылырга лаеклы. Бу хакта чарага йомгак ясаганда Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень җиткерде.

“Рөстәм Нургалиевичка (Миңнеханов) һәм аның командасына биеннале үткәрү тәкъдимебезне кабул иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шушындый чаралар үткәрү практикасын дәвам иттерергә кирәк. Белгечләр яшь буын архитекторларның ничек төзергә теләгәнен белергә тиеш”, - дип искәртте ул.

“Күргәннәрдән бүген күп кенә проектлар мине кызыксындырды. Заманча төзелештә шактый гына проектларны кулланырга, һич югы, аларны куллану хакында фикерләшергә була. Шул ук вакытта биредә стандарт, стандарт плюс, стандартике плюс вариантлары бар”, - дип өстәде Россия төзелеш ведомствосы башлыгы.

Мень шулай ук министрлыкта яшь архитекторлар базасын булдыру турында фикерләшүләрен җиткерде. Бу исә соңгы вакытта яңа губернаторларның Россия Төзелеш министрлыгына төбәк яисә шәһәрнең баш архитекторы вазифасына кандидатура тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итүләре белән бәйле булуын аңлатты.

“Аларны ничек сайлап алырга, ничек өйрәтергә? Бер-ике атна эчендә без бу идеяне эшләп бетереп, сезгә җиткерербез дип уйлыйм”, - дип шәрехләде М. Мень.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр