ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар исемлегенә керде
Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк
Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Икътисад

"Адонис" тегү фабрикасы банкротлыкка чыккан

13 октябрь 2017, 15:12

Суд карары белән "Адонис"ка карата конкурс производствосы ачылды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Эшлекле кием тегү белән шөгыльләнгән Казанның "Адонис" тегү фабрикасы банкрот дип танылды. Тиешле карар Татарстан Арбитраж судының рәсми сайтында басылган.

Эш материаллары нигезендә, суд сайтында "Адонис" тегү предприятиесының банкротлыкка чыгу турындагы хәбәр агымдагы елның 20 июлендә ук теркәлгән. Суд утырышы гел кичектерелеп килү сәбәпле, аңа карата карар нибары 11 октябрьдә генә игълан ителә. Ул фабрика файдасына булмый.

Шул ук вакытта "Адонис" ачык акционерлык җәмгыятенең үз тегү фабрикасына биргән дәгъвасының күләме 353, 2 мең сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта, Татарстан Арбитраж суды картотекасы нигезендә, арбитраж идарәчесенең банкротлыкка чыккан фабрика турындагы хисабы тикшерелә һәм оешмага карата конкурс производствосы игълан ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр